Ризида Мөхәмәтҗанова белән очрашу кичәсе
Декабрь 16, 2022
Просмотров: 47
9 декабрь Еланлы урта мәктәбе өчен зур вакыйгага бай булды. Бу көнне безнең мәктәп стеналарында язучы, шагыйрә, композитор, җырчы Ризида Мөхәмәтҗанова белән очрашу кичәсе оештырылды.
Кичәнең беренче өлешендә авылдашыбыз, шагыйрә Алиса Шәнгәрәеваны искә алу минуты белән башланып китте. Аның шигырьләрен укучылар яттан сөйләп ишеттерделәр. Алиса апаның шигырьләренә язылган җырларын 6 сыйныф балалары башкаруында, шулай ук, кунагыбыз Айрат Камалов тарафыннан башкарылды.
Кичәнең икенче бүлегендә Ризида Мөхәмәтҗанова шигырьләрен, җырларын тыңладык. 5 сыйныф балалары Ризида апа язган "Ике песи" әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук кичә барышында мәктәп балалары дәртле биюләр дә башкардылар.
Ризида Мөхәмәтҗанова мәктәпкә яңа гына басылып чыккан китабын бyләк итте. Саубуллашу алдыннан истәлеккә фото төштек.
Бу очрашу кичәсе бик зур җимешләр калдырды балалар күңелендә. Киләсе очрашуларга кадәр, Ризида Мөхәмәтҗанова.